Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташчишмә халкыннан махсус ярдәм

Авыл халкы махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә ярдәм йөзеннән окоп шәмнәре ясый.

Клуб җитәкчесе Илсия Мортазина һәм авыл китапханәсе җитәкчесе Назирә Габдрахманова бик күркәм команда туплаганнар.

Бу хакта белүчеләр дә аз түгелдер. Чөнки бу берләшмәгә йөрүчеләр шул дәрәҗәдә бердәм – барысы бергә каядыр походка баралар, яисә, ниндидер чарада катнашалар.

Хәер, соңгы берничәсен искә алу да җитә. Әйтик, Өлкәннәр көне уңаеннан авылда – көзге ярминкә, 3 октябрь көнне Ташчишмә авылы мәчетендә Өлкәннәр көне уңаеннан матур чара – түгәрәк табын артында вәгазьле Коръән мәҗлесе уздырдылар.

Шулай ук 24 август көнне якташлары, шагыйрә, мөгаллимә Надия Вәлиева белән очраштылар.. Бердәмлектә – көч, диләр бит. Ә алар шуннан тәм дә табалар. Анысы бер хәл, бирегә йөрүчеләр үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итүне максат итеп куйганнар. Алар белән Ташчишмә авылының әллә ни зур булмаган китапханәсендә очраштык.
Китапханә безне бик яман парафин исе белән каршы алды. Күңелгә үткәне, бинада окоп шәмнәре ясаучы 7 хатын-кыздан да бигрәк, шул булды бугай. Ә эшләре конвейерга салынган дияргә була. Картон кәгазьне кисеп, төреп банкага тыгалар, өстенә парафин агызалар. Анысын аерым чәйнектә кайнаталар. Кәгазь нигездә эшләнгәннәре янәшәсендә нарат күркәләре белән ясалганнары да күренде.
– Егетләребездән сорап белештек – менә шундый күркәләр нигезендә ясаганнары озаграк яна, җылысы да яхшырак икән, – дип аңлаттылар.
Шуңа күрәме, нарат күркәләре нигезендә ясауга өстенлек бирәләр. Кыскасы, сумалалы булгач, күркәле яхшырак яна, ди.
– Балтач коллегалардан күреп, сорашып кайттык, – диделәр.
Окоп шәме турында ишет­мәгән кеше юктыр инде. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә нык ярдәм итә ул.
– Бердән, блиндажны сизелерлек җылыта, икедән, тимер банкадагы паекларны җылытып алырга да бик кулай икән ул, – ди Назирә Габдрахманова.
– Шулай ук яктылык бирә. Анысы да бик мөһим, – ди Илсия Мортазина.
Менә шушы эшне Таш­чишмәнең – 6 һәм хәзер Ис­ке Өҗем килене булган 1 ха­тын-кыз, башкача әйтсәк, “Сәй­лән”нәр башкара. 
– Без ясаган окоп шәм­нәренең ин­де исәбе-саны юк. Ә менә үргән челтәрнең саны билгеле. Бүгенге көнгә 3х6 размерлы 25 челтәр үрдек инде, – ди клуб җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев