Ташчишмәлеләр янәдән Махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәмгә әзер
Хәбәрләр

Ташчишмәлеләр янәдән Махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәмгә әзер

Ташчишмә авылында да мондый хәйрия эше күптәннән алып барыла.

Биредә авыл апайлары кабат бергә җыелып, махсус хәрби операциядәге егетләргә коры аш әзерләгәннәр. — Ашка кирәкле әйберләрне акрынлап-акрынлап көн саен әзерлибез. Өйдә генә әзерләп килүчеләр дә бар, — диде Ташчишмә авыл клубы мөдире Илсөя Мортазина.

Әлеге игелекле эшне Ташчишмә авылы апайлары махсус хәрби операция башланганнан бирле алып баралар. Башкарган эшләрен мактануга санапмы, күрсәтәселәре дә килми. «Башкалар кебек без дә шул ук эшләрне башкарабыз инде», — диләр алар.


Нет комментариев