Ташчишмәлеләр кунакка кая бардылар, беләсезме?
Халыкара бердәмлек көне уңаеннан китапханәдә эшләп килүче «Сәйлән» берләшмәсенә йөрүчеләр кунакка бардылар.
Халыкара бердәмлек көне уңаеннан китапханәдә эшләп килүче "Сәйлән" берләшмәсенә йөрүчеләр белән кунакка бардык.
- Беләсезме кая?
- Кызыл-Утар клубына!
«Үзенең якты, матур, җылы клубында, ачык йөзле Рәзинә каршы алды. Ике авылдан җыелган апалар да безне көтеп торалар иде инде.
Шулай итеп, ике авыл арасында конкурс башланып китте. Җитезлектә дә көч сынаштык, төрле биремнәр дә үтәдек, җырладык та. Гомумән, барысы да бик актив булды. Дуслаштык, серләштек. Ике арага дуслык күпере салдык. Аларны үзебезгә кунакка чакырып аерылыштык», - дип хәбәр итте Ильсия Мортазина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев