Изге эшләрегездә Аллаһның рәхмәте булсын.
- Бергәләшеп эшләгәндә эш тә тизрәк бара, күңел дә күтәренке була, авыл халкы бик булышты, үзең генә тотынып, башкарып чыга торган эш түгел – ди Илсия Мортазина. Продукцияне туплап, тәвәкәлләп эшне башлап җибәрү дә зур көч сорый. Бисмиллаларны әйтеп тутырабыз. Әзерләгән ашлар тәмле булсын дип тырышабыз.
Кешеләрнең күңеленнән чыккан изге теләкләр, бу ашлар белән бергә, хәрбиләребезгә җитәр дип ышанасы килә.
Нет комментариев