Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Татарстан – Алтай» ат чабышы Алтай Республикасына килеп җитте

Бүген Алтай Республикасының Карым поселогында Татарстан-Алтай татар токымлы ат чабышының финишын каршылау тантанасы узды.

Таулы Алтай - Россия картасында аерым урын алып  тора, ул төрки цивилизациясенең бишеге. Тугандаш халыклар арасында тыгыз элемтәләр символы буларак, моннан берничә ел элек Татарстан  Республикасының  беренче   Президенты  Минтимер Шәймиев исеменнән «Алтай – Евразия йөрәге» истәлек  билгесе бүләк  ителгән иде һәм ул Катунь елгасы ярында урнаштырылган.  Ә бу көннәрдә ике республиканы татар токымлы атларны популярлаштыру максатыннан оештырылган ат  чабышы берләштерде.
Финишта катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Эжер Ялбаков каршы алдылар, алар истә калырлык әлеге  кызыклы сәяхәтнең   тәмамлануы белән котладылар. Шулай ук алар халыклар һәм республикалар дуслыгы билгесе итеп Алтайның кедр агачын  утырттылар.  
 "Сез бик зур эш башкардыгыз. Әлеге ат чабышы төбәкләрне татар атлары белән  таныштырып кына  калмыйча, безнең татар мәдәниятенең күптөрлелеген һәм колоритын, буыннан-буынга сакланып, күчеп килә торган    рухи кыйммәтләрен дә күрсәтте. Ат чабышы  безнең күп конфессияле илебезнең тугандаш халыклары бердәмлеген тагын бер кат раслады", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров, чабышта  катнашучыларга  мөрәҗәгать итеп.
 Татарстанның 56 авылында һәм Россиянең 8 төбәгендә яшәүче кешеләр  3 мең километрдан артык озынлыктагы бу күркәм һәм масштаблы вакыйганың шаһитлары булдылар. Һәр төбәктә аларны төбәк вәкилләре,  «Бөтендөнья татар конгрессы» башкарма комитеты вәкилләре, иҗат коллективлары, шәһәр һәм авыл халкы каршы алды.
Татар токымлы атларның гәүдә төсләре алтынсу ком төсендә, яллары һәм койрыклары аграк яки шундый  ук төстә.  Татар  атының  гәүдәсе тыгыз һәм нык конструкцияле һәм һәр өлеше пропорциональ  булуы  белән тасвирлана.  Башы  уртача зурлыкта, киң күкрәкле, муены туры  һәм калын, аяк буыннары  нык. Алар  гәүдә авырлыгы буенча уртача  төркемгә керәләр һәм тере үлчәмдә аларның  авырлыгы  470 - 474 килограммга җитә.  
Хәзерге вакытта «2030 елга кадәр Татарстан Республикасында атчылыкны һәм ат спортын үстерү» буенча озак сроклы максатчан программа  эшләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев