Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан бензинның үтемлелеге ягыннан Россия төбәкләре арасында 28нче урынны яулады

Татарстан Республикасы 2024 елның гыйнварында бензинның үтемлелеге ягыннан Россия төбәкләре арасында 28нче баскычта урнашты. Тикшеренүне РИА Новости агентлыгы белгечләре үткәргән.

Белгечләр рейтингны төзегәндә федерация субъектындагы уртача айлык хезмәт хакын, НДФЛны тотып калып, 2022 елның декабреннән 2023 елның ноябренә кадәрге чорда төбәктә уртача бензин (биредә 2024 елның гыйнварында илдә иң киң таралган АИ-92 маркалы бензин хакында сүз бара) бәясенә бүлгән. Нәтиҗәдә, Татарстан кешесенең үз хезмәт хакына АИ-92 маркалы 1072 литр бензин (Россия буенча уртача – 1244 литр) сатып ала алуы ачыкланган. Республикада бер ел эчендә бензин бәясе 7,2 процентка (литры 49,28 сумга кадәр) кыйммәтләнгән.

Рейтингта 27нче урында – Карелия Республикасы, биредә уртача хезмәт хакына 1077 литр бензин алып була, республикада аның бер литры 51,28 сум тора, бер ел эчендә бәясе 6,7 процентка арткан. 29нчы урында – Калуга өлкәсе (уртача хезмәт хакына 1064 литр бензин тия, литры – 48,07 сум, бер ел эчендә бәясе 5,8 процентка арткан).

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев