Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстан ятим балалар өчен торак сатып алуга 830 млн сум юнәлдерәчәк

Татарстан ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен торак сатып алуга 830,5 млн сум юнәлдерәчәк.

Тиешле электрон аукцион игълан ителгән, дип хәбәр итә ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Заказ бирүче – республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы. Татарстанның сигез районында барлыгы 183 торак бина сатып алу планлаштырыла. Иң күп фатирны (111) Казанда сатып алачаклар. Шулай ук Түбән Кама (30), Әгерҗе (22), Әлмәт (15), Югары Ослан (2), Бөгелмә, Биектау һәм Кама Тамагы (берәр) районнарында яшәүче ятимнәр тораклы булачак.

Фатирлар 24-36 кв.метр мәйданлы, тору өчен әзер, сантехникалы һәм кухня раковиналы булырга тиеш.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев