Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыгын саклап калды. 2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 97 200 сум тәшкил иткән – бу узган елгыдан 16,5 процентка күбрәк.
Май аенда Татарстан халкының уртача кереме 104 700 сумга кадәр арткан. Бу – Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч. Республика ,Пермь крае һәм Удмуртияне узып, беренче урынга чыккан.
Татар информ
Нет комментариев