Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстан күп балалы гаиләләр саны буенча Россиянең топ - 10 төбәге исемлегенә кергән

Татарстан күп балалы гаиләләр саны буенча РФ төбәкләре рейтингында алтынчы урынны алган.

Март аенда Татарстанда 667 гаилә күп балалы булган, аларда 2322 бала яши. Тиешле мәгълүматларны РИА Новости Россиянең социаль фондына сылтама белән китерә.

Рейтингның лидеры булып Мәскәү тора, анда 5 меңгә якын күп балалы гаилә исәпләнә. Икенче урында Мәскәү өлкәсе – 4090 гаилә. Өчлекне Краснодар крае йомгаклый – 2841.

Иң яхшылар бишлегенә шулай ук Дагыстан һәм Чечня кергән. Шул ук вакытта Төньяк Кавказ республикаларында гаиләдә балалар саны буенча уртача күрсәткеч Мәскәүгә караганда югарырак.

 2026 елның беренче кварталында Россиядә 75 меңгә якын бала туган, алар үз гаиләләрендә өченче, дүртенче һәм башкалар булган. Шуларның 44 951е – өченче, 18 257се – дүртенче, 11 071е бишенче һәм аннан соңгы балалар. Гыйнварда шундый 27 439 бала дөньяга килгән, февральдә – 24 488, ә мартта — 22 352.

Исегезгә төшерәбез, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаилә күп балалы дип санала.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев