Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан лагерьларында көзге каникулларда 14 меңнән артык бала ял итәчәк

Көзге каникулларда Татарстанның 295 сәламәтләндерү оешмасында 14 меңнән артык бала ял итәчәк.

Ял ике форматта оештырылачак: шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм көндезге ял лагерьларында. Шәһәр читендәге ял 45 учреждениедә планлаштырылган, алар 5 меңнән артык кешене колачлый, 8 меңнән артык бала көндезге 250 лагерьда ял итәчәк.

Сменаларның иң популяр юнәлешләре физкультура-спорт, иҗади, it-сменалар.

"Көзге кампаниягә әзерлек эшләренә бөтен җаваплылык белән карадылар: белем бирү һәм ял итү программасы әзерләнгән, барлык юнәлешләр буенча да югары компетентлы хезмәткәрләр сайланган. Безнең өчен баланың сыйфатлы ял итүе, ләкин шул ук вакытта сәламәтлек һәм үсеш өчен максималь файда белән вакытны үткәрә алуы мөһим. Барлык лагерьлар да COVID-19 таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны исәпкә алып эшләячәк", - ди Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков.

 

Шулай итеп, эшкә вакцинацияне узган һәм COVID-19 антитәнчекләренә анализ нәтиҗәләре буенча гына эшкә алалар, һәркөнне ике тапкыр бала һәм персонал термометриясе оештырылачак, смена дәвамында балаларның чыгуы, массакүләм чаралар, шул исәптән ата-аналар көннәре тыелган.

Азык-төлек блогы хезмәткәрләре, медицина һәм техник персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителә.

Чыганак: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев