Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан мәктәпләрендә пилотсыз очкычлар буенча түгәрәкләр ачылачак

Татарстан мәктәпләрендә «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты буенча пилотсыз очу аппаратлары түгәрәкләре барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

«2024 елда махсуслаштырылган сыйныфлар (түгәрәкләр) республиканың 18 мәктәбе базасында ачыла, ә Лаеш техник-икътисад техникумы базасында практик әзерлек үзәге булачак. Ачылыш 2024 елның 1 июлендә планлаштырыла», - дип сөйләделәр төбәк ведомствосында.

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында пилотсыз авиация системалары белән махсуслаштырылган сыйныфлар булдыру һәм җиһазландыру буенча төбәкләр арасында конкурс үткәрде. Нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасы җиңүче 30 төбәк исемлегенә кергән.

Мәктәпләрне һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен махсус җиһазлау өчен федераль бюджеттан 244 млн сумнан артык субсидия бирелә. Бер мәктәпкә 13,3 млн сум бүлеп биреләчәк, урта һөнәри белем алу оешмасына - 61,2 млн сум. Бу саннарны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бирде.

Билгеле булганча, Татарстан мәктәпләрендә өйрәтү өчен 46 млн сумга пилотсыз очкычлар һәм башка җиһазлар сатып алачаклар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев