Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте: Штаттан тыш хәлләр вакытында эш механизмы булдырылган

Бүген иртән социаль челтәрләрдә Казанның берничә предприятиесендә сирена тавышлары ишетелүе турында хәбәрләр пәйда булды.

ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, җитештерү урыннарында сирена тавышы - ул гомум кабул ителгән «игътибар» сигналы, ул эвакуацияләнү кирәклеген аңлата.

«Сәнәгать предприятиеләрендәге барлык хезмәткәрләр, куркынычсызлык техникасы нигезендә, бу очракта нинди чаралар күрергә кирәклеген белә. Республиканың сәнәгать предприятиеләрендә штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча эш механизмы булдырылган», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев