Татарстан районнарында бала тудыру йортлары ябыла: оптимальләштерү акланганмы?
Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында берничә ел элек бала тудыру бүлекләре ябылган иде. Исемлеккә елына 150дән дә ким бала туган районнар кергән. Күптән түгел Мамадышта бала табу бүлеге ябылды. Бала тудырырга кая барырга һәм оптимизация үзен акладымы? Бу хакта "Татар-информ"МА материалларында.
Соңгы елларда Татарстанда дистәгә якын район үзәге бала тудыру йортларсыз калды. Соңгы шундый очрак - Мамадышта. Ни өчен районнарда бала тудыру йортлары ябыла? Оптимальләштерү белән бәйле рәвештә халык нинди кыенлыклар кичерә? Яшь әниләр һәм белгечләр фикере - «Татар-информ» МА материалында.
Шул ук вакытта, әлеге ябылган бала табу бүлекләрендә ашыгыч бала табу өчен кирәкле барлык җиһазлар сакланган, белгечләр бар. Бала табуны башка шәһәрләргә китерү өчен "ашыгыч ярдәм" машиналары каралган.
Күптән түгел язучы, журналист Нәзифә Кәримова Фейсбукта Мамадышта бала тудыру йорты ябылу уңаеннан борчылуын белдерде.
«Авылда яшәүче абыемның кызы өченче баласын көтә. Гадәти эш кебек, әмма мине менә нәрсә гаҗәпкә калдырды. 47 мең халкы булган Мамадыш районында (Яндекс мәгълүматлары буенча-42021 - авт.) елына 420әр бала туган җирдә бала тудыру йорты ябылды. Бала табарга хатын-кызлар Чаллыга бара. Бу Мамадыштан 70-80 чакрым ераклыкта! Күз алдыгызга китерегез! Юлда барганда, машинада бала туу очраклары да булды. Сеңелем аның белән дә шундый хәл булырга мөмкин, дип борчыла. Мондый законнарны кем уйлап чыгара соң?»
"Туучылар саны көннән-көн кими»
Мамадыш РҮХнең баш табибы Дамир Хаҗиев сүзләренә караганда, сүз бала тудыру йортын ябу турында бармый, бары тик медицина учреждениесенең эш режимы гына үзгәрде.
«Бу туучылар санының көчле кимүе белән бәйле. Бала тудыру йорты беркая да китмәде, бала тудыру заллары, гинекология, хатын-кызлар консультациясе дә бар. Бүген маршрутлаштыру гына үзгәрде. Риск төркемендәге хатын-кызларны, мәсәлән, кесарево белән таптырырга кирәк булган хатын-кызларны, яки соң табучыларны хәзер Чаллы яки Казан перинаталь үзәкләренә җибәрәбез. Бу хәл безнең районда гына түгел, бөтен республика буенча.
Бала табучы юк бит. Статистика буенча, безнең районда 41 мең кеше яши. Ә безгә беркетелгән кешеләр - нибары 38 мең, чөнки күпләр бездә пропискада кала, ә башка шәһәрләрдә яши. Соңгы ярты елда безнең районда 75 бала туган, шуларның 15е – безнең хастаханәдә. Димәк, айга икешәр бала, тулы бер бала тудыру йорты өчен бу бик аз.
Минемчә, бүген проблема бала тудыру йортларында түгел, ә туучылар саны түбән булуда. Элегрәк елына 100әр бала булган, мәсәлән, 2010 елда 500 бала туган. Ә хәзер күрсәткечләр көннән-көн кими.
Хәзер бездә 140 йөкле кеше исәптә тора. Ел дәвамында 150 бала туа. Аларның 60-70 проценты риск төркеменә керә. Биредә югары һәм урта риск төркемнәре исәпкә алына.
Безнең бит үзәк район хастаханәсе генә. Биредә өч акушер-гинеколог эшли. Аларның берсе, һичшиксез, отпускта яки укуда. Алабуга яки Чаллы алай ерак түгел, 40-50 километр, юл яхшы. Әгәр хатын-кызда йөклелек нормаль узса, ул бездә бала таба. Шулай ук перинаталь үзәктә шартлар гадәти РҮХнә караганда бөтенләй башка.
Бүгенге көндә безнең төп бурыч - нормаль бала табу һәм аналар үлеме санын киметү. Шуңа күрә районнарда мөстәкыйль рәвештә бала таба алучыларны гына калдыралар. 1950нче елларда хәтта колхоз бала тудыру йортлары да була. Ул чакта участокта 800әр бала дөньяга килгән, ә монда сүз бөтен районга елына 150 бала турында бара.
Бүген күрше шәһәргә бару проблемасы юк. Вакыт җиткәч, йөкле хатын бара, баласын таба һәм иң күбе биш көннән сабый белән өенә кайта», – дип тасвирлады хәлне Мамадыш районы үзәк хастаханәсе баш табибы.
«Бала үләргә мөмкин, диделәр»
Апас районында яшәүче Айгөл йөклелекнең соңгы көннәрендә районнар һәм шәһәрләр арасында йөрүнең кыенлыкларын үз башында кичерә. Айгөлнең ике баласы бар һәм ул икесен дә Казанда тапкан.
"Консультациягә районда йөрдем. Бала тудыру йорты булмау артык куркытмады. Гадәттә, безнең районнан Буага җибәрәләр. Катлаулы очрак ачыкланса, башка медучреждениеләргә җибәрәләр.
Мин дә башта Буага бардым. Анда мине бала тудыру йортына салдылар. Бераздан "ашыгыч ярдәм" машинасы белән Яшел Үзәнгә илттеләр. Табиблар, бала үләргә мөмкин дип куркытты. Бу март аенда булды. Үзем белән кием дә юк иде, каяндыр нәрсәләрдер табыштырып, киерттеләр. Яшел Үзәндә бала тудыру йортына килдем һәм анда мине тагын берничә көн тоттылар. Табачакмынмы, юкмы – берни дә әйтмиләр. Барысы да әйбәт, диләр. Аннан мин өч көннән үзем гариза язып киттем. Үзем табиб таптым, килештек, баламны Казанда таптым. 16 мартта бала табу йортына эләктем һәм менә шулай, берничә районны әйләнеп чыгып, 31 мартта, ниһаять, тудырдым. Икенче бала белән шул ук табибка килдем", - дип сөйләде Айгөл.
«Бу районнарда өч көнгә бер бала туды»
"Татар-информ" МА хәбәрчесе республикада бала тудыру йортлары белән бәйле вәзгыять турында аңлатмалар сорап Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итте.
«Татарстан Республикасында йөкле хатыннарга, бала табучыларга һәм тапканнарга медицина ярдәме күрсәтү өч дәрәҗәдә башкарыла. Бу акушерлык рисклары һәм экстрагениталь патология белән бәйле.
Беренчесе - түбән риск төркеме, физиологик бала табу. Бу 36 Район хастаханәсендә башкарыла. 2020 елда - 3011 бала туу, бу республика буенча 7,5 процент тәшкил итә.
Икенчесе - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендәге бала тудыру йортлары. Әлеге бала тудыру үзәкләрендә 2020 елда 30894 бала дөньяга килгән, бу республика буенча 76,8 процент тәшкил итә.
Өченче – 195 кешегә исәпләнгән Республика клиник Перинаталь үзәге. Биредә югары риск төркемендәге авырлыларга медицина ярдәме күрсәтелә. 2019 елда мондый очраклар - 6299, ягъни республика буенча 15,7 процент.
Йөкле хатыннарга акушерлык ярдәме күрсәтүне камилләштерү, сабыйлар һәм аналар үлеме санын профилактикалау максатларында 2017 елның гыйнварыннан барлыгы 11 бала табу бүлеге ябылды.
Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы районнары Яшел Үзән бала тудыру йортына юллана.
Минзәлә районында яшәүчеләр – Яр Чаллыга, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр - КФУ клиникасына юллана. Мөслим, Чирмешән районнарында яшәүчеләр өчен маршрутлаштыру перинаталь үзәк булган Әлмәт балалар хастаханәсенә каралган. Яңа Чишмә, Спас районнары хатын-кызлары Чистайга бара.
2021 елның 1 июленнән Мамадыш район үзәк хастаханәсендә бала табу бүлеге ябылды. Югарыда күрсәтелгән һәр районның район хастаханәләрендә махсус җиһазландырылган транспорт чаралары бар.
Бала табу бүлекләре туучылар саны түбән булу сәбәпле ябылды. Бу районнарның күбесендә туучылар саны елына 100-150 бала тәшкил иткән, ягъни өч көнгә бер бала туган. Бу, үз чиратында, кадрларның квалификациясен югалтуга, бала табуда ашыгыч ярдәм күрсәтә алмавына һәм бригаданың тулы составта дежур торуына китерә, ул акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог һәм неонатологтан тора.
Район бала табу бүлекләрендә түбән риск төркеменнән булган очраклар, катлаулы булмаган физиологик бала табучылар гына кала.
Муниципаль үзәкләрдә барлык кирәкле җиһазлар бар һәм анда квалификацияле белгечләр эшли, тәүлек буе тулы составта бригада кизү тора. Әлегә башка районнарда бала тудыру йортларын ябу көтелми", - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының җавабында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев