Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итүне игълан итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә каты коммуналь калдыклар җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнарның бер өлешен финанслашу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга гаризалар кабул итүне игълан итә.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36  йорт, 3  кат, 313 кабинет, дүшәмбе – пәнҗешәмбе: 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр), җомга:  8:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (тәнәфес сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-76-87.
Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru/otbor-1-subsidii-snt-19052023-19062023.htm. 
Гаризалар һәм документлар  кабул  итү 2023 елның 19 маеннан башлана һәм 2023 елның 19 июнендә тәмамлана.
 Финанслау күләме 150 млн. сум тәшкил итә, шулардан: су белән тәэмин итү системасына - 140 млн.сум, каты комммуналь калдыклар җыю мәйданчыкларын төзүгә һәм контейнерлар яисә бункерлар сатып алуга - 10 млн. сум. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев