Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Хайваннарның аеруча куркыныч авырулары үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч Хайваннар авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә барды. 
Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге хезмәтенең  Татарстан Республикасы  идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре, Казан һәм Татарстан  табигатьне саклау прокуратурасы, Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне башлап, Марат Җәббаров чыгыш ясады. "Бүген безгә читтән     куркыныч яный. Хәзерге вакытта безнең республика белән чиктәш төбәкләрдә африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы тарала", - дип ассызыклады министр.
Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге хезмәтенең  Татарстан Республикасы  идарәсе идарәсе тарафыннан  кошчылык предприятиеләрендә тикшерүләр уздырыла, тикшреү нәтиҗәләреннән  күренгәнчә, республиканың  барлык  кошчылык  объектларында кош-кортларны  тоту кагыйдәләренең бозылуы һәм  биоиминлек чараларының күрелмәве ачыкланды.   
Дуңгызчылык хуҗалыклары буенча  да  сораулар бар. Алар арасында    биологик иминлекне  тәэмин итүгә карата  максималь җаваплылык  тоймаучылар  шактый. 5 хуҗалык әлегә кадәр 3 нче компартментка туры килүне тәэмин итмәгән.
“Әлеге утырышта без бүген  шушы мәсьәләләр буенча фикер алышырга, шулай ук инфекцияләрне профилактикалау һәм аларның таралуына юл куймау буенча өстәмә чаралар күрү мәсьәләләрен карарга тиеш булабыз”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Хокук бозулар булган районнарга АЧСны һәм кош гриппын профилактикалау мәсьәләләрен барлык дәрәҗәләрдә  карарга кушылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев