Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә

Каты авырудан соң 2023 елның 28нче ноябрендә 84нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисткасы Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булды. Бу хакта Г.Камал театрының телеграмм каналында хәбәр ителә.

Наилә Гәрәева бөтен тормышын театрга багышлаган искиткеч талантлы шәхес, татар театрына 60 елдан артык фидакарь хезмәт иткән сирәк артистларның берсе иде.
Наилә Хәким кызы Гәрәева татар халкының иң танылган һәм яраткан сәхнә осталарыннан берсе иде, ә аның иҗат һәм тормыш юлы — табигать биргән олы талантка һәм сәнгатькә, шулай ук милләткә тугрылык билгесе булды. 
Халкыбызның сөекле артисткасы Наилә Гәрәеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Наилә Гәрәева белән хушлашу 29 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында була. (К. Насыйри урамы, 17)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев