Хәбәрләр

Татарстан «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең региональ этабына әзерләнә

14-15 апрельдә республикабызның барлык шәһәрләрендә эшкә урнашу ярминкәләре узачак.

Ярминкәдә студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук карьерасын үзгәртергә хыялланучылар катнаша ала.

Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе сәнәгатьнең төрле тармакларыннан: кече һәм урта бизнестан алып эре корпорацияләргә кадәр эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк.

Теләге булган һәркемне 14-15 апрельдә 09.00-11.00 сәгатьләрдә «Әтнә районы халыкны эш белән тәим итү үзәге"  ярминкәгә чакырабыз.

8(84369)2-34-23 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез


Нет комментариев