Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 19 яшьлек кыз суга батып үлгән: кабартылган боҗрасы коткармаган

Кичә Теләче районының Макс күлендә 19 яшьлек кыз су коенмакчы булган. Йөзә белмәгәнлектән, балаларның кабартылган боҗрасы белән суга кергән.

Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. “Кабартылган боҗрасы кулыннан шуып киткән дә кыз суга баткан. Фаҗигане күреп торган бер ир-ат мәетне судан тартып чыгарган. Яр буенда “Коенырга ярамый!” дигән белдерүләр урнаштырылган булган”, – диелгән хәбәрдә. Сүз уңаеннан, илдә тәүлек эчендә 29 кеше суга батып үлгән. Шуның бишесе – балалар. 9 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 39 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 20 процентка зуррак сан бу.

Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев