Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының уртача бәясе соңгы атнада үзгәрмәде диярлек.
Исегезгә төшерәбез, ягулык сентябрь ахырыннан арзаная башлады. Татарстанстат мәгълүматлары шул хакта хәбәр итә.
16-23 октябрь көннәрендәге мәгълүматларга караганда, АИ-92 маркалы бензин, бер атна элек кебек үк, литрына 49,59 сум тора, АИ-95 53,57, ә АИ – 98 66,01 һәм аннан да югарырак.
Дизель ягулыгын литрына уртача 59,67 сумга сатып алырга мөмкин булган.
Нет комментариев