Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бер ир-атның руль артында хәле авырайган һәм ул вафат булган

Вафат булган ир-атка якынча 60 яшьләр.

Татарстанда бер ир-атның руль артында килеш хәле авырайган. Ул юл читенә төшеп киткән һәм вафат булган. Юл һаләкәте республиканың Питрәч юлында, Званка авылы тирәсендә килеп чыга.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына вакыйганың шаһитлары сөйләгәнчә, «Волга» автомобиле көтмәгәндә генә юл читенә төшеп китә. Машина янына тиз арада килеп җиткән кешеләр йөртүченең хәле авырлыгын аңлап ала.

«Ир-ат җиңел машинаның рулы артында утырган килеш вафат булды», — ди шаһитлар.

Вафат булган ир-атка якынча 60 яшьләр.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/08-09-2021/tatarstanda-ber-ir-atny-rul-artynda-h-le-avyraygan-m-ul-vafat-bulgan-5836788

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев