Татарстанда бер көндә коронавирустан өч меңнән артык кеше прививка ясаткан
Хәбәрләр

Татарстанда бер көндә коронавирустан өч меңнән артык кеше прививка ясаткан

Республикага кайткан вакцина дозаларының өчтән бер өлешеннән артыгы файдаланылган.

Бер көн эчендә Covid-19 коронавирусыннан Татарстанның 3 118 кешесенә прививка ясалган.

«Барлыгы 27 118 кеше вакцинацияләнгән <...>, шуларның 5 472се икенче дозаны алды», - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта республикага бирелгән 81 122 «Спутник V» вакцинасы дозасының 33,4 проценты кулланылган инде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанның ерак авылларында яшәүчеләрне Covid-19дан вакциналаштыра башлаганнарын хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-02-2021/tatarstanda-ber-k-nd-koronavirustan-ch-me-n-n-artyk-keshe-privivka-yasatkan-5805363


Нет комментариев