Узган төндә Россия төбәкләрендә 616 дошман БПЛАсы бәреп төшерелгән, шул исәптән Татарстанда. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Киров, Курск, Липецк, Орлов, Пенза, Ростов, Рязань, Самара, Саратов, Смоленск, Тамбов, Тула, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы, Краснодар крае һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләре территорияләрендә 616 дошман БПЛАсы бәреп төшерелде» - диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bpla-barep-tosherelde-5931052
Нет комментариев