Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда дистанцион мошенниклык очраклары ике тапкыр арткан

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газыймов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Мәгълүмати- телекоммуникацион технологияләр өлкәсендәге җинаятьчелекне анализлау күрсәткәнчә, 2019 елдан Татарстан Республикасында дистанцион урлау очраклары ике тапкырдан күбрәккә арткан», - диде Рәмис Газыймов.

2019 елда 8042 дистанцион афера теркәлсә, 2023 ел ахырына инде аларның саны 17 738 очракка җиткән.

Дистанцион аферистлар китергән зыянның гомуми күләме 4,5 миллиард сумга якын тәшкил итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев