Татарстанда һәр эшсезгә 22 вакансия туры килә
Рәсми рәвештә теркәлгән һәр эшсезгә 22 буш эш урыны туры килә, дип хәбәр итә ТР «Работа России» кадрлар үзәге матбугат хезмәте.
2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстанның хезмәт базары тотрыклы динамиканы саклый: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,19 процентын тәшкил итә. 1 августка 3 851 кеше эшсез статусына ия, ә вакансияләр банкында – 83,5 мең тәкъдим. Рәсми рәвештә теркәлгән һәр эшсезгә 22 буш эш урыны туры килә, дип хәбәр итә ТР «Работа России» кадрлар үзәге матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасының «Работа России» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин билгеләп үткәнчә, хезмәт базарын анализлау төзелеш һәм сәнәгать өлкәләрендәге белгечләргә ихтыяҗның зур булуын күрсәтә. Ел башыннан үзәккә 18,1 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 9 меңе эшкә урнаштырылган.
«Без предприятиеләргә профессиональ кадрлар сайларга ярдәм итәбез. Кирәк булганда, эш эзләүчеләр актуаль вакансияләргә яңадан укырга керә ала», - дип билгеләде Тимур Муллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев