Иртәгә, 4 августта, Татарстан территориясендә кабат һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар һәм кыска вакытлы җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана.
Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал.
Нет комментариев