Татарстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга милек хокукындагы йортлары урнашкан участокларны бушлай тапшырачаклар.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Җир кодексына 26 июльдән кертелгән үзгәрешләр турында сөйләделәр.
Биредә дәүләт яки муниципаль милектә булган, аларда «Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында»гы федераль закон нигезендә ятим балаларга бирелгән йортлар яки блоклы төзелеш йортлары урнашкан участоклар хакында сүз бара.
Нет комментариев