Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда илкүләм проект буенча эшкуарлар өчен яңа сервис эшли башлады

Сервис ЦПИК («Инвестицион кредитлауга ярдәм итү үзәге») дип аталачак.

эшкуарларга ярдәм күрсәтүне ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге гамәлгә ашыра, дип билгеләп үтелә.

МСП.РФ цифрлы платформасы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен адреслы сайлап алу механизмы һәм дистанцион рәвештә ярдәм чаралары һәм махсус сервислар алу мөмкинлеге белән цифрлы платформа булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсеше өчен мөһим булган уннан артык юнәлешне колачлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев