Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда коронавирус белән авыручы алты йөкле хатын-кыз реанимациядә ята

Акушер-гинеколог Татьяна Шиһабетдинова сүзләренчә, соңгы атнада Татарстанда көмәнле хатын-кызлар арасында авыручылар артуы күзәтелә.

Татарстан Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә коронавирус белән авыручы алты йөкле хатын-кыз ята. Бу хакта махсус туры эфир вакытында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова сөйләде.

«Бүгенге көндә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә уртача авыр хәлдә 40 пациент ята, шуларның алтысы реанимациядә», — диде спикер.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, йөклелек чоры 22 атнага кадәр булган коронавирус белән авыручы хатын-кызлар җиденче Казан хастаханәсе базасында ята, ә аннары аларны Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә күчерәләр. Алар анда бала таба.

«Мондый хатын-кызлардан туган балалар барысы да исән, бер генә бала да үлмәгән. Әмма алар өчен, срокка карап, аерым тикшерү таләп ителә. Әгәр бала вакытыннан алда туса, Республика балалар хастаханәсенә тернәкләнүнең икенче этабына җибәрелә, анда безнең бөтен ярдәм күрсәтелә», — дип сөйләде табиб.

Татьяна Шиһабетдинова сүзләренчә, соңгы атнада Татарстанда көмәнле хатын-кызлар арасында авыручылар артуы күзәтелә. Табиб моның урамда эссе һава торышы белән бәйле булуын әйтте. Булачак әниләр сәүдә үзәкләренә, балалар белән күңел ачу чараларына йөри һәм битлек кими.

Табиб искәртеп узганча, йөкле хатын-кызлар инфекцияне бик авыр кичерә, Татарстанда үлем очраклары да булды. Шуңа күрә үз сәламәтлегеңне сакларга һәм барлык Covid-кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук гаиләнең барлык әгъзаларына коронавирустан прививка ясатырга кирәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-06-2021/tatarstanda-koronavirus-bel-n-avyruchy-alty-y-kle-hatyn-kyz-reanimatsiyad-yata-5827849

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев