Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда коронавирустан 700 кешегә прививка ясаганнар

Зур шәһәрләрдә риск төркемнә кермәгән кешеләргә дә прививка ясый башлыйлар.

Татарстанда яшәүче 700 кеше яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«700 кешегә прививка ясаганнар. Вакцинация медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә башка һөнәр вәкилләре һәм социум әгъзалары арасында да актив бара», — диде спикер.

Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, хәзер «Спутник V» дозасы республиканың барлык районнарына китерелгән.

«Зур шәһәрләрдә табиблардан һәм укытучылардан тыш, гади халыкка да коронавирустан прививка ясый башлаячаклар. Вакцина саны аз килгән районнарда әлегә риск төркеменә керүчеләргә ясыйлар», — дип аңлатты министр урынбасары.

Искәртеп үтик, Татарстанга 2,9 мең доза Гам-КОВИД-Вак вакцинасы («Спутник V») кайтарылган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-12-2020/tatarstanda-koronavirustan-700-kesheg-privivka-yasagannar-5795569

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев