Татарстанда коронавирустан бер кеше үлгән
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими, әмма республикада бу чирдән яңа үлем очрагы теркәлгән.
Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.
Шулай итеп, төбәктә Covid-19 инфекциясеннән рәсми расланган үлем очракларының гомуми саны 2009га җиткән. Бу көнгә кадәр ковидтан үлем очрагы соңгы тапкыр 14 декабрьдә чыккан иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-koronavirustan-ber-kese-ulgan-5864843
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев