Татарстанда квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек бала коймага бәрелгән
Татарстанның Спас районында квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек бала коймага килеп бәрелгән һәм аны аздан гына йөк машинасы таптап китмәгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл Спас районының Чәчәкле авылында булган. Квадроциклга утырган 4 яшьлек бала олылар күзәтүеннән башка гына урам буйлап җилдергән. Нәтиҗәдә, ул коймага килеп бәрелгән һәм аздан гына йөк машинасы астына кермәгән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре баланы әти-әнисенә тапшырган. Аның әбисе янына кунакка кайтуы ачыкланган.
Хәзерге вакытта тикшерү материаллары балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенә тапшырылган.
«Татар-информ» агентлыгы Лениногорскида 12 яшьлек мәктәп укучысының Toyota автомобилен куып алып китүе һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруы турында элегрәк хәбәр иткән иде.
Дәүләт автоинспекциясе әти-әниләргә мототранспорт белән идарә итү күңелсез хәлләргә китерү ихтималы һәм балага шундый транспорт сатып алганда, аның тормышын куркыныч астына куюлары турында искәртә.
Бу хакта тулырак: http://https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kvadrocikl-belan-idara-itkan-4-yaslek-bala-koimaga-barelgan-5872075
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев