Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда мәктәп директорларына педагогларның уңышлары өчен түләүләр расланды

Документка Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйды һәм ул республиканың хокукый актларының рәсми порталында урнаштырылды.

ТР Министрлар Кабинеты мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы карарны раслады.

Карар нигезендә, 2025 елда Татарстанның иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсында җиңүче педагоглар эшли торган мәктәп директорлары бер тапкыр бирелә торган 30 мең сум күләмендә түләү алачак.

Чара башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләренә кагыла. Түләү әлеге мәктәп укытучысының һөнәри конкурста җиңүче булуы шарты белән каралган.

Әлеге максатларга 2026 елга планлаштырылган Татарстан бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев