Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда махсус операциядә катнашучыларга җир кишәрлеген милеккә бирергә тәкъдим ителә

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына җир кишәрлекләрен милеккә бушлай бирергә тәкъдим иттеләр. Шул хактагы закон проектын ТР Дәүләт Советына депутат Эдуард Шәрәфиев кертте.

«Закон проекты тарафыннан дәүләт яки муниципаль милектә булган һәм Татарстан территориясендә урнашкан җир кишәрлекләрен сату-алу үткәрмичә, милеккә бушлай бер тапкыр бирү мөмкинлеге карала», - диелә закон проектының аңлатма язуында.

Мондый җир кишәрлекләрен хәрбиләргә, контрактникларга, полициянең махсус исемнәренә ия Росгвардия хезмәткәрләренә бирергә тәкъдим ителә. Участокларны алу өчен алар махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Герое исеменә ия булырга яки РФ ордены белән бүләкләнергә, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы булырга тиеш.

Шулай ук, закон проекты нигезендә, әгәр махсус операциядә катнашучы хәрби хәрәкәтләр зонасында яраланып яки авырып үлгән икән, бу очракта бушлай җир кишәрлеге аның гаилә әгъзаларына бирелә. Биредә сүз, беренче чиратта, хатыны һәм балалары, алар булмаса, әти-әнисе, опекуннары һәм попечительләре хакында бара.

«Гражданнарның аерым категорияләренә ТР территориясендә урнашкан җир кишәрлекләрен милеккә бушлай бирү турында»гы закон проекты хәзерге вакытта парламентта карала.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин төбәкләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә җир кишәрлекләрен милеккә алу мөмкинлеген бирә торган закон чыгару актларын кабул итәргә тәкъдим иткән иде.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев