Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда пилотсыз очу аппараты операторлары әзерли башлыйлар

Татарстанда теләгән кешеләрне «пилотсыз очу аппараты операторы» белгечлеген үзләштерергә чакыралар. Бу максаттан 18-40 яшьлек солдат һәм сержантларны җыялар.

Курслар үтү өчен джойстик белән идарә итүдә төп принципларны белү, видеоприставкада уйнау, топографик карталар, OffLinemaps, AlpineQuest кушымталары белән эшләү тәҗрибәсе булу, шулай ук урында ориентлаша белү шарт.

Моннан тыш, кандидатларның күзләре яхшы күрергә, куллар моторикасы һәм бармаклар микромоторикасы яхшы үсеш алган булырга тиеш. Кандидатның тиз үзгәреп торган шартларда тиешле карар кабул итә белүе зарур.

Пилотсыз очу аппараты операторы белгечлеген үзләштерү өчен сайлап алынган барлык кандидатлар курслар башланыр алдыннан психологик тест узарга тиеш. Психологик тест үтмәгән кандидатлар курсларга кабул ителми.

  • Татарстанда 2024 елның 25 мартына кадәр Саклану министрлыгы белән контракт имзалаган очракта 400 000 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирелә*. Рәсмиләштерү күп вакытны алмый, медкомиссияне уртача 1,5 сәгать эчендә узарга мөмкин, барысы да бер урында. Безнең максат бер – Җиңү! Махсус операция башланганнан алып алгы сызыкта булган сугышчан иптәшләр барысына да өйрәтәчәк һәм ярдәм итәчәк. Экипировка, хәрби әзерлек, хәрби белгечлек сайлау, юл – боларның барысы да тәкъдим ителә һәм түләнә. Тагын да тулырак мәгълүмат алу өчен 8 (800) 222-59-00 яки 8 (843) 299‒17‒71 телефоннары буенча «Батыр» үзәгенә шалтыратыгыз.
  • *шул исәптән ТР предприятиеләреннән 205 мең сум.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев