Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителә.
Казан һәм Түбән Кама аэропортларында кертелгән чикләүләр дә бетерелде.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда беренче тапкыр ракета һөҗүме куркынычы игълан ителүе хакында язган иде. Түбән Кама һәм Әлмәттә җәмәгать транспорты хәрәкәтенә чикләүләр кертелде, ә Казанда мәктәп укучылары яшеренү урыннарына төште.
Нет комментариев