Татарстанда шимбә көнне көчле буран булуы турында хәбәр иттеләр
Иртәгә, 7 февральдә, Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә, күз күреме 1000 метрга кадәр начарланачак, көнбатышта урыны белән көчле кар явачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтү таратты һәм халыкны куркынычсызлык чараларын үтәргә өндәде:
- юллар аша чыкканда җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга;
- автомобильләрне начар беркетелгән конструкцияләрдән ерактарак парковкаларга һәм алар янында тормаска;
- түбәләрдә кар һәм бозлар күп җыелган урыннарны урап узарга;
- юлда кискен маневрлардан сакланырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев