Татарстанда төнлә Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр
Татарстан Республикасы өстендә дошман БПЛАсы бәреп төшерелде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә. Узган төндә Россия төбәкләре өстендә барлыгы 276 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән.
«Узган төн дәвамында һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Түбән Новгород, Орлов, Пенза, Ростов, Тула, Ульяновск, Ярославль өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым, Татарстан, Удмуртия республикалары, Краснодар крае, Кара һәм Азов диңгезләре акваторияләре территорияләре өстеннән очкыч тибындагы 276 пилотсыз очкыч аппаратын тотып алып юк иттеләр», – диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев