2026 елның 1 октябреннән Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, коммуналь ресурсларга тарифлар һәм, димәк, гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре үзгәрә.
Үзгәреш федераль хөкүмәт тарафыннан республика өчен билгеләнгән индекслар чикләрендә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Коммуналь ресурсларга тарифлар узган елның июленнән үзгәрмәгән иде. Агымдагы ел башында булган 1,7 процентка үсеш өстәмә бәягә салым (НДС) ставкасын төзәтү белән бәйле рәвештә техник характерда булды.
1 октябрьдән аерым муниципалитетларда гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре 18,2 процентка артачак, әмма республика буенча бу индекс уртача 13,4 процент тәшкил итәчәк. Индексация елның соңгы өч аена гына кагылачак. 2026 елга күчереп исәпләгәндә уртача еллык үсеш 5,7 процент тәшкил итәчәк, ягъни гаилә бюджетына гадәти еллык йөкләнеш 13,4 процентка түгел, ә нәкъ менә шушы күләмгә артачак.
Татар информ
Нет комментариев