Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ЗАГСлар санын киметәләр

Татарстанда ЗАГСлар санын киметергә карар кылганнар.

Шул хактагы проект Татарстан Дәүләт Советына тапшырылган.

Тексттан күренгәнчә, төзәтмәләр «Татарстанда җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт тарафыннан теркәү вәкаләтләрен бирү турында»гы ТР законының кушымтасына кертеләчәк. Анда, районнарның административ үзәкләре булмаса да, ЗАГС вәкаләтләренә ия шәһәр һәм авыл җирлекләре исемлеге бар. Әгәр проект гамәлгә керсә, 20 шундый җирлек югарыда атап үтелгән вәкаләтләрдән мәхрүм ителәчәк. Алар арасында Лаеш районының Комлы Кавал һәм Столбище, Биектау районының Бөреле, Дөбъяз һәм Усад, Тукай районының Әҗмәкәй, Бәтке, Князево, Круглое Поле, Түбән Суыксу һәм Новотроицкое авыл җирлекләре бар.

Шулай ук Татарстан Министрлар Кабинетының вәкаләтләрне туктату турындагы әлеге карарны муниципалитетлар белән килештерүе дә искәртелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан өстәмә чыгымнар бүлеп бирүнең кирәге булмаячак.

Бу законны кабул итүнең максаты – бюджет акчаларын нәтиҗәле тотуны тәэмин итү һәм ЗАГС органнары структурасын оптимальләштерү.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев