Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКАда) районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен уку узды

Кичә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә «Агросәнәгать комплексына идарә итү» темасына квалификация күтәрү программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен уку курсы башланды.

Тыңлаучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады, ул әлеге курсның актуальлеген билгеләп үтте.

Укуны «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә  һөнәри белем бирү   федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе ректоры Николай Титов ачып җибәрде һәм уку программасы белән таныштырды.

Укытуның максаты - муниципаль район дәрәҗәсендә агросәнәгать комплексына идарә итүнең нәтиҗәле механизмын булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен һәм  авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерү күләмен арттыруны тәэмин итү өчен  кирәкле компетенцияләрне камилләштерү. 

Бүгенге  шартларда кадрлар эшенең, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек  итүнең актуаль мәсьәләләренә, Татарстанның идарә  резервын булдыруга  багышланган кереш лекцияне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов укыды.

Министр урынбасары Гелүс Баязитов сыйфатлы терлекчелек продукциясен  җитештерүне тизрәк арттыру өчен заманча технологияләр, цифрлы чишелешләр һәм цифрлаштыру инструментларын  куллану турында сөйләде. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Татарстан Республикасының эпизоотик иминлеге темасын ачты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев «Геном-тест уздыруның алдынгы технологияләрен кулланып үрчетелә торган терлекләрнең  хуҗалык кыйммәтен яхшырту, аталандыруда аерым  ата һәм ана орлыкларны куллану һәм югары продуктив  терлекләр булдыру»  темасына  нотык  белән чыгыш ясады. 

Дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне тутыруда була  торган үзенчәлекле  хаталар аерым каралды. Шулай ук укуда 2022 елда Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эше барышында ачыкланган кимчелекләр турында  әйтелде һәм аларны бетерү буенча башкарылган  эш йомгаклары  буенча нәтиҗәләр  яңгырады.  

Тыңлаучылар уку барышында шулай ук авылда эшкуарлыкны хокукый яклау мәсьәләләренә бәйле проблемаларны, икътисадның аграр секторының аның  нәтиҗәлелегенә тәэсир итә торган конкурентлыкка сәләтлелек  факторларын, республика агросәнәгать комплексына идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга  ярдәм  итә торган башка актуаль мәсьәләләрне карадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев