Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның бер районында бәрәңге ала башлаганнар

Бу хакта «Байрак» (Буа районы) сайты хәбәр итә.

Әлеге эшкә беренче булып Илсур Йосыпов хуҗалыгында керешкәннәр. 20 гектар мәйданны иртә һәм уртача срокта өлгерүче сортлар били. Бәрәңгене әлегә заказ буенча кирәк кадәр генә җыялар – бүлбеләрнең эре һәм уртача зурлыктагыларын чүплиләр.

Андыйлар күп, чөнки “икенче икмәк”нең уңышы әйбәт. Бу көннәрдә аны Ульяновск өлкәсенә озаталар. Йосыповларга ярдәмгә туганнары, дуслары килә. Укучылар, студентлар, пенсионерлар да булыша. Аларга хезмәтләре өчен түләү белән бергә бер тапкыр тукландыру да оештырылган, дип яза «Шәһри Казан».

Арча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев