Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның бер районында «чупакабра»га охшаган җәнлеккә тап булганнар

Нурлат районының бер авылында билгесез хайван кош-корт сараена кереп дистәләгән тавыкны буып үтергән.

Әлеге сәер кыяфәтле хайван белән узган атнада Нурлатта яшәүче Алина Андарова да очрашкан.

"Бу вакыйга март аенда ук башланды. Тавыклар саны кими баруын сизә башладым. Корт-кошлар күп бездә, шуңа күрә төгәл санын әйтә алмыйм. Аннары нигез янында җир астыннан казып ясалган чокыр таптык. Моны төлке эше дип уйладык, ирем белән шул урынга вак ташлар салдык. Язын кошларны урамга чыгара башладык, әмма тавыкларыбыз берән-серән югала торды. Өстәвенә, көтелмәгән кунак тавыкларга гына түгел, үрдәкләргә дә һөҗүм итә башлаган, - дип сөйли ул. - Узган атнада ишегалдында үрдәкләрне ашатып торам һәм тавык оясыннан ниндидер хайванның чыгып килүен күреп алдым. Кулымда бернәрсә дә юк иде, мин аннан бик нык курыктым. Миңа ташланыр дип уйлаган идем. Ә ул ыңгырашуга охшаш тавышлар чыгарды. Мин аны куркыта башладым, ә хайван әкренләп күрше йортка кереп китте. Кетәклеккә кердем, ә анда ботарланган тавык ята. Икенче көнне төшке аш вакытында кетәклектә тагын тавыш ишеттем, тагын берничә тавыгымны ботарлаган! Мин бөтен ишекләрне бикләп, күршегә йөгердем һәм сәнәкләр белән коралланып, аны үтерә алдык. Аның кыяфәте безне гаҗәпләндерде, бу төлке дә, эт тә түгел, арткы аяклары озын, авызы озынча. Без аны «чупакабра» дип атадык, ә гәүдәсен үләт базына ташладык.

Көтелмәгән кунак белән очрашуын хуҗабикә хәзер коточкыч төш дип искә ала. Ул ялгызы гына түгелдер дип курка. Авылдашларын аеруча сак булырга өнди. Чөнки бүгенге көндә аларның хуҗалыгында асралучы 60ка якын тавыкның нибары 12се генә исән калган.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев