Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Татарстанның чиста урманнары» – син дә катнаша аласың

Республикада «Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 17 апрельдә старт алды һәм ул 17 июньгә кадәр дәвам итә.

Әлеге акция кысаларында урман территорияләрен каты коммуналь калдыклардан, коры үләннәрдән чистарту, мәгълүмати щитларны һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

Акциянең көзге этабы 11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр оештырылачак. “Чиста урманнар” акциясенең максатын ачыклау өчен ТР ДКУ «Ислейтар урманчылыгы” җитәкчесе Алмаз Халиуллинга мөрәҗәгать иттек.

 – «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе Татарстан республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә.

Аның төп максаты – урманнарда уңай санитарэкологик хәл булдыру, халыкның экологик культурасын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган, урманда тәртип урнаштыруга үз өлешен кертергә әзер булган кешеләрнең тырышлыкларын берләштерү, төп табигый байлыкка мөнәсәбәт үрнәген күрсәтү...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев