Татьяна Голикова Россиядә эшсезләр саны кимүен әйтте
Россиядә ел башыннан бирле эшсезләр саны 61 меңгә кимегән. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хезмәт базарын яңадан торгызу буенча ведомствоара эшче төркем утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.
«Мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр саны 504 мең кеше тәшкил итә. Бу ел башына караганда 61 меңгә азрак», - дип искәртте ул.
Голикова билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә халыкның мәшгульлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрәләр, ә «Работа России» порталында 1,8 миллионнан артык тәкъдим бар.
Моннан тыш, утырышта югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру белән бәйле мәсьәләләрне дә кузгаттылар. 2023 елда Россиядә 916 068 кеше вузларны тәмамлый. Шуларның 565 меңгә якыны хезмәт базарына чыгарга ниятли.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Голикова шулай ук илнең технологик суверенитетын тәэмин итә торган белем бирү программалары буенча предприятиеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып кабул итүнең контроль саннарын формалаштыру эшен оештырырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев