Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Татмедиа»да патриотик әдәби конкурс башлап җибәрергә әзерләнәләр

«Татмедиа»да «Геройлар янәшәдә» патриотик юнәлештәге әдәби конкурсын уздыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Бәйге 2024 ел азагына кадәр башланып китәчәк, ә нәтиҗәләр 9 майга туры китереп чыгарылачак, дип планлаштырыла. Конкурска Татарстанда туып үскән ир-егетләрнең махсус хәрби операция бурычларын үтәү барышында күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы, каһарманлыгы һәм патриотлыгын чагылдырган әсәрләр авторлары кушыла ала. Катнашу өчен 18 яшьтән өлкәнрәк булу шарт.

«Конкурсны игълан итү генә аз. Аны оештыру, иҗади кешеләрне күпләп җәлеп итү турында фикер алышырга кирәк», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Түгәрәк өстәл вакытында конкурс нигезләмәсе турында да сөйләштеләр. Шулай итеп, экспертлар катнашучыларга зур жанр әсәрләре (мәсәлән, роман) язарга вакыт җитмәячәк, дип фаразлады. Моннан чыгып, нигезләмәгә төзәтмәләр кертеләчәк, дип көтелә.

«Тирән һәм сыйфатлы публицистика кайвакыт романнан яхшырак була ала», — дип саный язучы Зиннур Мансуров.

Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны алга сөрү, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү, иҗади эшчәнлекне стимуллаштыру, талантлы авторларны ачыклау һәм Татарстанда заманча әдәбият әсәрләре корпусын баету максатларыннан оештырыла.

«Бик вакытлы һәм мөһим конкурс. Ил бүген әлеге проблема белән яши — һәр гаиләдә, һәр даирәдә кешеләр бу хакта фикер йөртә, уйлый, борчыла, елый. Язучылар һәм журналистлар бу проблемадан читтә кала алмый», - дип саный язучы, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatmediada-patriotik-adabi-konkurs-baslap-ibarerga-azerlanalar-5894783

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев