Теләче районында орлык эшкәртү комплексы ачылды
Бүген Теләче муниципаль районында орлык эшкәртү комплексын ачу тантанасы булды.
Бу предприятие — «Август-Теләче» агрофирмасы үсешенең яңа этабы. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, «Август» компаниясе төркеме генераль директоры Александр Усков, «Август-Агро» ИК" ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәүтдинов катнашты.
«Без республикада мул уңыш булсын өчен эшләргә тиеш. Теләче районын котлыйм, бу яхшы инвестиция проекты һәм өстәмә эш урыннары», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Яңа предприятиедә сәгатькә 10 тонна югары репродукцияле көзге һәм язгы бодай, шулай ук борчак һәм башка культуралар орлыклары җитештерү планлаштырыла. Комплекс югары технологияле җайланмалар белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә ашлыкка күп баскычлы чистарту һәм калибрлау, шулай ук үсемлекләрне яклау чараларының сыек һәм порошок рәвешендәге компонентлары белән күп катламлы эшкәртү үткәреләчәк.
Проект «Август» компанияләр төркеме тарафыннан «Август-Теләче» агрофирмасы базасында Үзәк авылы янында гамәлгә ашырыла. 2021 елда биредә сәгатькә 50 тонна җитештерүчәнлек белән автоматлаштырылган ашлык чистарту һәм киптерү комплексы төзелә. Проектның икенче этабында, ул 2022 елда старт ала, орлыкчылык юнәлеше инфраструктурасы булдырыла: җитештерү корпусы, һәркайсы 2 мең кв. метр мәйданлы дүрт идән өслегендә саклау склады, үлчәүле лаборатория бинасы төзелә, керү юллары салына.
Яңа җитештерүнең аерым үзенчәлеге — процессларны автоматлаштыруның югары дәрәҗәдә булуы; продукция уза торган маршрутларның уңайлы булуы; ашлыкны сакчыл транспортлау, аны күчерү процессында зыян китерүләрне булдырмау; нәтиҗәле аспирация системасы һәм дөньякүләм стандартларга туры килә торган сыйфатлы орлык материалын чыгаруны тәэмин итүче башка технологик үзенчәлекләр.
Комплексның куәте елга уртача 25 мең тонна орлык җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, бу «Август-Агро» компаниясен генә түгел, ә республиканың башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен дә сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев