Терлек асраучылар, сезнең өчен!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм чаралары турында»гы 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә 2024 елның 7 октябреннән 18 октябренә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга һәм яшь кош-корт сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар:
8 (843) 221-76-48, 8 (843) 221-76-88 (8801), 8 (843) 221-76-88 (8881).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев