Тигез асфальт – җан рәхәте
20 октябрь көнне юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Якынлашучы бәйрәмне яхшы күрсәткечләр, күңелле саннар белән каршылый оешма.
Хәмит Бадиков
– Районда барысы 132 км асфальт юллар челтәре бар. Гомумән алсак, рәсми саналган юлларның озынлыгы – 165 км. Вак таш түшәлгән, бераз грунт юллар да бар, – ди “Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов.
Юл оешмасы буларак төп хезмәте – үз карамагындагы юлларны карап, тәртипләп тору. Башкача әйтсәк, оешма юл халәтенә бәйле рәвештә, төзәтергә кирәк булса, югары органнарга тәкъдим ясый. Дөресрәге, планны юл оешмасы үзе формалаштырмый, ул күрсәтмә нигезендә эшләүче генә.
– Бүгенге көндә иң кыен проблемаларның берсе – Казак Үртәме юлы. Шулай ук тагын берничә юнәлештәге юлларны төзекләндерү яхшы булыр иде, – дигән фикердә җитәкче.
Быел Мәрҗән белән Комыргуҗа арасындагы юлны ремонтладылар. Андагы капиталь ремонт 3-4 ел эчендә инде 10 км тирәсе тәшкил итте. Шулай ук район юлларында “Чокыр ямау” ремонты да башкарылып килә. Әлегә анысы елдагы күләмдә, 1100 тонна тирәсе булган.
Тиздән кышкы сезонга керәбез. Бу уңайдан елдагыча ком-тоз катнашмасын, быел 6200 тонна күләмендә әзерләп куйганнар да инде.
Җитәкчедән аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләрне дә телгә алуын сорадым.
– Аерып әйтергә теләмим, чөнки, барысы да үз хезмәтенә җаваплы карый.
Барысы да оешманың “Алтын фонд”ы... Әлбәттә, техника эшли дибез, әмма техниканы эшләтә белүче дә кирәк.
Шуңа күрә оешма эшчеләрен “Югары элиталы берәмлек” дип атыйм, – дип елмайды.
Юл оешмасында барысы 38 кеше эшли. 5 “КамАЗ” – кышын “КДМ” һәм җәен үзбушаткычка әйләнәләр, 2 грейдер, 2 погрузчик, 3 “МТЗ” җәен юл кырыйларын чистартсалар, кышын кар эттерәләр.
Иртәдән үк райондагы төп юнәлешләрдә эш башлыйлар: аерым алсак, Казан, Арча, Чыпчык, Ары, Чишмәле Сап, Ташчишмә якларына юл тоталар. Шөкер, эшләре сменалы, шуңа күрә өзеклек керми.
Сөйләшә торгач, җитәкче белән тагын бер проблеманы искә алдык.
Анысы халыкның рәхәткә ияләнүе белән бәйле бугай. Чөнки, еш кына, берәр кимчелек күренсә, кичекмәстән хәл итүне таләп итәләр. Каядыр язалар, шалтыраталар... Ә бит юл оешмасында да безнең кебек үк гади кешеләр эшли. Ниндидер кимчелекне көнендә үк килеп хәл итү, алар өчен дә кыен мәсьәлә.
Ә киткәндә җитәкченең:
– Юлда эшләүчеләргә һәм йөрүчеләргә сәламәтлек, иминлек телим, – дигән сүзләре озатып калды. Бүгенге көндә оешманың 2 бригадасы Кушлавычта һәм Бәксә юлында эшлиләр. Кушлавыч авылына барып, юлчы егетләр белән очрашып, бәйрәм белән котлап кайттык.
Безнең белешмә
Россия Федерациясе Президентының 2000 ел, 23нче март Указы нигезендә, октябрь аеның өченче якшәмбесе юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне дип игълан ителде. Максаты – дәүләт өчен транспорт инфраструктурасының мөһимлеген күрсәтү.
Биредә яңа сафка баскан күперле олы юл янәшәсендә су агу каналы ясыйлар иде.
Шушы 120 метр озынлыктагы “быстроток”ны эшли башлауларына әле 2 атна гына узган. Гади итеп кенә түгел, цементлы измә белән катырып ясыйлар аны. Дөресрәге, төгәлләп яталар.
– Егетләр бик тырыш безнең, барысы да эштә сыналганнар, – диде участок мастеры Айрат Ганиев.
Барысын да искә алып бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә мастер турыдан-туры измә белән эшләүчеләрне генә искә алып узды.
Ришат Шакиров, Рәзил Батыршин, Рәшит Нәҗмиев, Раил Ибраһимов, Хәлил Әхмәтшин, Дамир Әхмәтшин, шулай ук Теләче юл оешмасыннан 3 ир-егет нәкъ менә шул өлкәдә эшлиләр. Гомумән, быел эшләгән эше бик зур күләмле булды юл оешмасының.
Соңгы берничә айда Чыпчык ягында, шулай ук Коркачык ягында 7 урында торба куеп бетон белән ныгыттылар... Инде менә монысы да тиздән сафка баса.
Юлның чисталыгы, төзеклеге безнең үзебездән дә тора. Әгәр, юл кырыена чүп-чар тулы пакетлар куеп калдырмасак, юлдан авырлыгы тиешледән артык булган транспорт белән йөрмәсәк, юл билгеләренә игътибарлы булып, кушканнарны төгәл үтәсәк, юл оешмасы хезмәткәрләренең дә эшләре җайлырак барыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев