Төрле ярдәмнәр каралган
Әтнә районының халыкны эш белән тәэмин итү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, махсус хәрби операция зонасы ветераннарына, шулай ук аларны эшкә алучыларга социаль ярдәмнәр каралган.
Бу хакта бүлек җитәкчесе Алсу Сабирова белән сөйләшәбез.
– Мәсәлән, махсус хәрби операция ветераннарын эшкә алган очракта хезмәткәр бер ай эшләгәннән соң, Россия социаль фонды оешмага хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен түли. Һәм әлеге акчалар өч һәм 6 ай эшләгәннән соң да түләнә.
– Бу акчаны тагын кемнәр алырга хокуклы?
– Махсус хәрби операциядә катнашканнар, һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына. Шулай ук хәрби хезмәттән китүчеләр, аларның гаилә әгъзаларына, иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны үтәүче учреждениеләрдән азат ителгән затлар, ялгыз ата-ана, күп балалылар, инвалид балалар, тәрбиягә бала алучылар.
– Бу категориягә керүчеләргә сезгә мөрәҗәгать итәргә тиешме?
– Әйе. Безнең мәшгульлек үзәгенә килергә мөмкин. Яки эш бирүче кеше эшкә урнашканчы “Россия эше” порталы аша гариза җибәрергә тиеш.
– Эшкә урнашучыга ярдәм барлыгын аңладык, эшкә алучы өчен дә берәр төрле ярдәм бармы соң?
– Әгәр дә оешма инвалидны эшкә ала икән, Россия социаль фонды тарафыннан субсидия каралган. Әлеге субсидия оешмага эш урыны булдыру өчен бирелә. Ягъни мәсәлән, оешмага 200 мең сум күләмендә акча түләнә. Эшкә алучы шушы суммага мөмкинлеге чикле булучыга уңайлы эш урыны булдырырга тиеш.
Шулай ук без әйтеп узган категориягә кергән кешеләр оборона сәнәгать предприятиесенә эшкә урнашса, аңа 380 сум күләмендә ярдәм каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар үз эшләрен ачып җибәрергә уйласалар да, аларга 145 мең 100 сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Гомумән алганда, без махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә дәүләт ярдәме чараларын күрсәтәбез.
– Әлеге субсидия алу өчен ниндидер критерийлар каралганмы?
– Әлеге акчаны алганда, керемгә карамыйбыз, иң мөһиме эшчәнлеге туры килсен. Мәсәлән, акча алучы үз кулы белән ни дә булса эшләргә тиеш. Ә кайдандыр товар алып кайтып, сатарга уйлый икән, андыйларга акча бирелми.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм «Кадрлар» илкүләм проекты максатларында башкарыла. Шулай ук аларга өстәмә белем алу, квалификациясен күтәрү өчен дә мөмкинлекләр каралган. Килегез, без сезгә ярдәм итәргә әзер.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев