Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Тормыш юлы ат белән бәйле

Атны шулай ихлас яраткан, ике җөмләнең берсендә шул малны искә алып сөйләшүчене күргәнем юк иде әле

Мәңгәр яклары оста куллы, тырыш кешеләре белән дан тота.
Шуларның берсе, Олы Мәңгәр авылында яшәүче Хабил Ибраһимов белән әңгәмәбезне аның әти-әнисен искә алудан башладык. Әтисе Газиз бирегә читтән кайтып төпләнә. Әнисе Хәдичә тумышы белән Югары Сәрдә авылыннан.
Әтисе читтә, Ленинград шәһәрендә яшәгән. Абыйсы Рәхим колхозлашу чорында бирегә килә, аны колхоз рәисе итеп билгелиләр. Шуннан ул энесен дә бирегә чакыра. Берничә елдан соң әтисе эшләргә дип Казанга китә. Шул “Акча кирәклек” нәтиҗәсендә җәмәгатен Олы Мәңгәрдә калдырырга мәҗбүр була. Тик шул елны Бөек Ватан сугышы башлана һәм Газиз абый сугышка китә.
– Ә без монда, Олы Мәңгәрдә туып калган балалар, – ди Хабил абый.
Әтиләре киткәч, төп нигездә әниләре 3 баланы кочаклап кала. Аерым искә алсак, 1939 елгы Һәвәрия исемле сеңлесе була. Ул кияүгә чыгып, Юдинода яши, инде вафат булган. 1934 елгы Фоат абыйсы гаиләдә өлкәне була. Анысы баштарак колхозда эшли, аннан Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә шахтадан күмер чыгарырга китә. Исәбе – бераз акча эшләп гаиләгә ярдәм итү. Армия хезмәтеннән соң да кабат шунда ук кайта. Ияләнеп үк китә, тора-бара биредә гаилә корып җибәрә. Ә бервакыт шахтадан чыкканда, шахтерлар утырган лебедка ычкынып китә... 200 метр тирәнлеккә аска төшеп китеп, абыйсы да вафат була.
Ә үзе 1936 елгы ул. “Хабил абый, алай булгач, азмы-күпме Бөек Ватан сугышы чорларын да хәтерлисездер әле?” – дим.
– Нинди хәтерләмәгән, сугыш минем баштан да узды ул. Начар вакытларда үсеп, күңелсез вакытларда яшәдек шул... Әмма ул чорны бөтен халык бертуганнар сыман, бер-берсенә ихлас ярдәм итеп яшәде. Ул елларны кешеләрдә ясалмалылык юк иде, – ди.
Шундук әнә шул сүзләрен дәлилләргә теләп:
– Нинди генә эш булмасын, барысын да бөтен халык бергә башкардык, – дип өстәп куйды.
Ә кабат аңа килсәк, соңрак, үз сүзләре белән әйтсәк, “Колхоздагы иң авыр эшләрне башкара” ул. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлагач та, ат җигеп эшли башлый. Ул елларны ат җигеп эшләүче – төп эшче көч буларак иң авыр хезмәтләрне башкара шул. Аеруча фермада эш бетми: күтәрү-төшерү, ташу – барысын да төгәл үтәргә кирәк.
– Ул вакытта ашау-эчү дә такы-токы гына булды. Басуда нинди яшел әйбер бар – таба алганның барысын да ашадык. Әгәр өшегән бәрәңге эләксә, әйтеп-бетергесез шатлык була иде инде ул, – дип елмаеп, ул чорларны искә алды.
Ә әтисе буенча гаиләгә “Хәбәрсез югалды” дигән кайгылы хәбәр килә. Әмма сугыш тәмамлангач, бер дә уйламаганда-көтмәгәндә Газиз абый туган нигезенә кайтып керә. Шул кайтудан үлемгә үч итеп, 95 яше тулганчы, 1998 елга кадәр яши әле ул. Сөйләшә торгач, әтисе белән бәйле бер очракны да искә алып үтте Хабил абый. 
– Бер дә онытырлык түгел. Берара мәктәптә каравылда торды ул. Беркөнне манма тиргә батып, калтыранып, тән температурасы күтәрелеп кайтып керде. Авырый. Больницага алып бардым. Әтинең ашказаны тишелгән икән. 5 сәгать дәвамында операция ясадылар. Больницада да озак вакытлар аны саклап яттым. 
Табибтан “Тагын күпме яши алыр икән ул?” дип сорадым. “Өч еллап яшәр әле”, дигән җавап ишеттем. Ә әти шул операциядән соң 30 еллап яшәде әле, – дип кабат елмайды Хабил абый. 
Бөек Ватан сугышы турында бик ачылып сөйләми аның әтисе. Чөнки элегрәк әсирлеккә төшүчеләргә караш икенчерәк була шул. Хәбәрсез югалуы шуның белән бәйле була икән. Әсирләргә начар караш булу күңеленә бик яхшы сеңеп кала, күрәсең, инде озак еллар үтсә дә бөтен булган фотоларын, документларын ягып юкка чыгара... Әнисе әтисеннән алдарак, 1984 елны ук вафат була.
Кабат мәкаләбез героена әйләнеп кайтыйк. Хабил абый әле 13 яшьлек малай гына булса да, беренче тапкыр чынлап торып зурларча башкарган эше басудан ике тәртәле гади җайланма – “сирәткә” белән печән тарттыру булуын яхшы хәтерли. Башкача әйтсәк, хатын-кызлар ерак коры елга төбендә чүмәләгә салган печәнне өскә тарттырып чыгаруда катнаша ул. Анда печәнне эскерткә салып, кыш көне фермага ташыйлар.
– Элек шулай елга төп­ләреннән чабып колхозга ташыдык, ә хәзер печәнне күпме теләсәң, шул кадәр чап. Теләсәң 10 сыер асра. Ә элек 2 сыер да асрарга ярамый иде, – дип көрсенеп тә куйды.
60 яшендә пенсиягә чыга ул, әмма аннан соң да 10 ел эшли. Әгәр аның 14 яшьтән эшли башлавын һәм 70 яшькәчә көч куюын исәпкә алсак, барлык эш стажы 56 ел булган икән. Ә 25 сентябрь көнне 90 яшь тула аңа.
Хабил абыйның җәмәгате 1936 елгы Кышкар авылы кызы Сәвия исемле була. Кызганычка каршы, аның вафатына 1 ел булган инде. Төп йортта төпчеге – улы Илһам, килене белән бергә яши. 
Хабил абый белән Сәвия апа барысы 3 бала – 2 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Югарыда телгә алган улларыннан тыш, Сәрия һәм Халидә исемле кызлары туа. Инде барысы да тормышлы, башкача әйтсәк, үз гаиләләре бар. Аңлагансыздыр инде, Хабил абый хәзер бабай гына да түгел – барысы 6 оныгы, 7 оныкчыгы бар аның.
Юк-юк та элеккеләрне еш искә ала ул.
– Заманында ат белән фермадан тирес тә чыгардык, сенаж да керттек. Малларга мичкә белән су да китерә идек, – ди.
Бөтен эше ат белән була аның. Соңыннан гына 2 ел ферма көтүен көтә, тик анда да атка атланып көтә. Берара атлар да тәрбияли ул.
– Әнә шул чор иң күңеллесе иде. Минем кул астында 30дан артык ат була иде, – дигәндә күзләре яна. 
“Ат бик усал хайван бит. Зыян китермәделәрме?” – дим.
– Типкәннәре булмаса да, бервакыт бер атның өстеннән егылып төшкәнем булды. Ияләнмәгән атка утырдым. Ә ул бик курка иде. Шулай итеп инде өлкән яшьтә ат өстеннән егылырга туры килде, – дип көлемсери.
Артык зур зыян күрмәгән, шөкер.
Гомумән алсак, эшне аттан башка бик күз алдына да китерми ул. Әнә бит: “Әле дә төшкә атлар керә. Бергә эшләүчеләрне дә еш күрәм”, – ди.
Күмәк хуҗалыкта эшләгән чорын искә алсак, бик күп җитәкчеләр алышынганны күрә ул. Бу очракта күмәк хуҗалык җитәкчеләрен күз алдында тота:
– Бары Наил абый Сабиров белән генә килешеп, бик озак эшләдек. Бик кешелекле, гадел булды, мәрхүм, – ди. Шунда ук:
– Хезмәттәге тырышлыкларым өчен бирелгән юбилей медальләрем күп минем, – ди.
Аларны карап, барлап та чыктык әле. “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Коммунистик хезмәт алдынгысы”, “Социалистик ярыш җиңүчесе”, “Бишьеллык җиңүчесе”, “В.И.Ленин тууга 100 ел”... Арада “Хезмәт даны” дигәне дә бар. Әлбәттә, “Атказанган колхозчы” да ул.  
Җәмәгате Сәвия апа да “Атказанган колхозчы”, “Коммунистик хезмәт алдынгысы” – ул гомере буе сыер сава. Күмәк хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә алдынгы була.
– Бер елны ул вакыттагы район үзәге Арчага чакырып, мотоцикл белән бүләкләделәр аны, – ди Хабил абый. 
Үзебез дә сизмәстән, әңгәмәбез кабат ат темасына кайтып төште. 
– Хәтерлим әле, ат җигеп эшли башлаган елларны ук ике тай белән чәчү алды тырмасы уздырырга туры килде. Тырма тавышына курыктылар да, елгага таба чаптылар, сөрлегеп егылдылар. Тырма теше берсенә кадалган ук иде. Шөкер, бергә эшләүче өлкәнрәкләр җитәкчеләрдән миңа икенче картрак, эшне белгән, ияләнгән ат бирүне сорадылар... – дип искә алды.
Тагын бер очрак – йөрәк әрнүе белән бәйле икән. 
– Ат көченнән баш тартып, тракторларга күчә башлаган чор иде ул. Бер елны ат белән җир сукалап, сукаларны басу башында калдырдык. Икенче елдан башлап чылбырлы тракторлар кайтарылды, ат белән сукалау дигән әйбер булмады. Ә басу башындагы ат сукаларын җыеп алдылар да, металлоломга тапшырдылар, – дип кинәт тынып калды.
Кирәк бит, бу очрак аның күңеленә бик авыр тәэсир иткән. Үз хезмәтен генә түгел, эше белән бәйле җиһазларны да ихлас якын күреп, аларны кадерсезләүләренә ачуы чыкканлык күренеп тора. Тик нишлисең бит, замана алга атлый. Шулай итеп басудагы атларны тракторлар алыштыра.... 
Аның күңелен күтәрергә теләп, тормышындагы күңелле чаклары белән дә уртаклашуын сорадым. Ә ул җавапны кабат “Ат” сүзеннән башлады.
– Атны бизәп җигеп Сабантуйга төшкән вакытлар хәзер дә сагындыра. Печән чабарга да ат белән бара идек, – дип елмая.
Атта гына йөрми, рәхәтләнеп ял да, бәйрәм дә итә белә ул. Яшьрәк чакта көрәшеп тә йөри, көянтә-чиләк белән су да ташый. 

Әвен кадәр ир-егетләрне дә җиңүен искә алып узды. Шунда ук:
– Ат белән бик азапланмадым мин. Горурланып әйтәм – бары яхшыларын гына җиктем, – ди. – Ветеран буларак “Урал” мотоциклы бирделәр миңа. Ә мин аны күмәк хуҗалыкка биреп, урынына үзем сайлап, бик яхшы бер тай алып төштем. Дүрт аягы да ак төстә, бик матур иде. Аны үзем үк өйрәттем дә. Күргәнсездер, безнең өй белән янәшәдә генә болын – шунда арканлый идем. Хәтта төнгә дә калдырган чаклар булгалады. Соңрак безнең гаиләгә дә машина үтеп керде. Атның бик кирәге калмады шул – саттым мин аны, – дип көрсенә.
“Үткәннәр еш искә төшәме соң?” – дип кызыксынам.
– Ат белән йөргәннәрне сагынам. Ат белән урманга да йөрдем бит әле мин, – ди.
Бер елны Мари Иленә урман чистартырга баралар. Анда бер авылда фатирда торалар. “Бакча башларында сукалар тора иде. Без эштән кайткач, бик күпләргә бакчаларын сукалап бирдек”, – ди.
Янәшәсендә инде ат булмаса да, бүгенге тормышыннан бик канәгать ул. Замана техникаларына соклана. Барыннан да бигрәк балалары, оныклары янында булуга куана.
Менә шундый шат күңелле, тормышның үткәненнән зарланмый, бүгенгесеннән канәгать булган, тиздән 90 яшен тутыручы абзый яши Олы Мәңгәрдә. Аның яныннан үземнең дә күңелем күтәрелеп, “Мәңгәр Әлмәндәре бит ул, күз генә тимәсен үзенә”, дип кайттым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев